Cоңгы кыңгырау бәйрәме

Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак!

 Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, соклангыч  һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек.

                                 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

    

     

      

 

       

 

Тәмамланды тагын уку елы, 

Шатлыклы көн бүген мәктәптә. 

Тыңлаулары соңгы звонокны

Кыен кебек, һәм ул рәхәт тә. 

Залга чыккач укытучы апа

Балаларга сирпи карашын. 

Борчыламы, әллә сөенәме? 

Нәрсә булган бүген аңа соң?

Эчке дөньясының   давылларын

Без аңладык күреп йөзеннән. 

Аерылышу турындагы хисен

Әйтә алмый торды сүз белән. 

Ул күп еллар балаларга биргән

Тырышлыгын, көчен, сәләтен. 

Күрдек аның авыр кичергәнен

Аерылышып китү сәгатен. 

 

 

Кайчан гына күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште Сезне һәркөн

Яналыклар тулы дәрескә.

Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен киңлекләргә очасыз.

Хәерле юл,Сезгә!Куллар болгап

Сезне менә озатып калабыз.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр минем йөрәктә.

Хәерле юл Сезгә,Унберенчеләр-

Калабыз без шушы теләктә!

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар- безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шундый ап-ак калачак.

Ак болытлар- безнең балачак!

Күңел сизә, бу минутта аңа

Хатирәләр күп шул уйларлык. 

Еллар аша сүнми, яңгырап торыр

Хәтерләрдә соңгы звонок.

 

 

Мәктәп еллары!                   

Нинди гүзәл еллар!

Тупланганнар аңа барысы да:

Укучының кайгы шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы...

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала,барысы синдә кала,

Гүзәл уку, мәктәп еллары.

Hosted by uCoz