2009/2010 нчы уку елында Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе өстәмә акча табу юлларын эзли башлады. Безнең мәктәп балаларны ит белән тәэмин итү өчен бозаулар үстерергә уйлады.Көз башында мәктәп янында зур итеп, хайван сарае өлгертелде. Анда бозаулар симертү, куян асрау белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә ярдәмче хуҗалыкта 4 баш үгез бар. Монда эш нәтиҗәле итеп оештырылган. 7-9 сыйныф укучылары чиратлашып кизү торалар. Һәр көн укучылар җәмәгать хезмәткәре Гомәров Әнәскә ярдәм итәләр. Алар бу эшкә бик теләп йөриләр. Артым нәтиҗәләре дә сөендәрә.
Ярдәмче хуҗалык үсеше күрсәткече.
|
№ |
Мәктәп территориясе |
Үгезләр |
Авырлыгы 1.03.10 (кг) |
Уртача артым (гр) |
Уртача артым хуҗалыкта |
|
1 |
Шәле |
4 баш |
196,2 |
740 650 |
650 650 |
Шулай ук мәктәп куян үрчетү белән дә шөгыльләнә башлады. Ярдәмче хуҗалыкта “Шиншилла” һәм “Белый великан” дигән сортлы куяннар үрчетелә.