Шәледә таңнар һаман матурмы?

       Казан- Чаллы автомагистрале белән барганда , башкалабыздан 40 чакрым    ераклыкта , Мишә елгасының сул ярындагы нарат урманы буенда, зур авыл урнашкан .Ул –Шәле авылы. Аның тарихы ерак гасырларга тоташа .

        Тарихи документларга караганда , Шәле үзенең зурлыгы, халык санының күплеге белән һәрвакыт аерылып торган. 1897 елда беренче тапкыр халык санын алган чакта монда 2217 кеше яшәгән, шуларның 1134-е ирләр, 1083 е хатын –кызлар булган.  1908 нче елның 1 январена аларның саны 2562 гә җиткән. Авылда 447 хуҗалык, ике мәчет, ике мәдрәсә, ике су , бер җил тегәрмәне , 1 тимерче алачыгы, алты кечкенә кибет, бер ашлык сатып алу кибете, кредит товариществосы булган. Мәдрәсәдә барлыгы 70 бала укыган.

  Шәле авылы язма истәлекләрендә һәм әдәби әсәрләрдә дә искә алына. Мәсәлән, татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан үз әсәрләренең берсендә Казан сабан туйларында Шәле авылы кешеләренең катнашуы турында яза. Авыл үзенең атлары белән дан тоткан. Сабан туйларында ат чабышларында алар күп вакытта призлы урыннарга чыкканнар.

       1774 елда халык патшасы “Федор Иванович”- Емельян Пугачев гаскәрләренә кушылу өчен Шәле крестьяннарыннан  отряд төзелгән. Ул Казанны алуда катнашкан. Әмма 1774-1775 еллардагы крестьян восстаниесе латша самодержавиесе тарафыннан каты бастырылды һәм анда катнашучылардан “Әби патша”- Екатерина II  аяусыз үч алды. Аерым җәза отрядлары , һәр авыл саен йөреп, восстаниедә катнашучыларны яки аңа ярдәм итүчеләрне дар агачларына асты.

     1918 елның 23 февраль мәгълүматларына караганда, Шәле крестьяннарының 3694 дисәтинә сөрү җирләре булган . Шул ук елның 14 июнендә Сәләнгеш волость Советы карары нигезендә Шәле авыл халкына алпавыт О. Я. Молотковның тагын 190 дисәтинә сөрү , 150 дисәтинә печәнлек җире бирелә. Шуннан соң авыл буенча һәр кешегә уртача бер дисәтинәдән артыграк сөрү җире туры килә.

    1921 ел - көтелмәгән корылык елы булды.  Сәләнгеш волостенда барлыгы 5831 кеше ачлыктан шешенде. Бу афәт Шәле авылын да читләтеп үтми. 2640 кешедән 1500 нең бер кабым ризыгы булмый.  220 кеше ачлыктан үлә. 1920 елда Шәледә 551 йорт булса , 1922 елда 485 йорт кала.

    Архив мәгълүматларына караганда , 1931 елның 20 февраленнән 1 мартына кадәр районда алты яңа колхоз төзелә. Шуларның берсе Шәле авылында төзелгән авыл хуҗалыгы артеле була. Ул 1931 елның 24 февралендә барлыкка килә. Аңа революционер Мулланур Вахитов исеме бирелә.

    1930 елда Шәледә беренче радиоалгыч эшли башлый. Радио тыңлау өчен халык мәктәпкә җыела торган була.

    Татар дәүләт республика күчмә театрының дөньяга килүе Шәле белән бәйле. 1933 елның 6 нчы ноябрендә татар дәүләт академия театрының филиалы булып оешкан бу театрның беренче тапкыр менә шушы Шәле авылы клубында пәрдәсе ачылган көннән махсус күчмә театр коллективының иҗади юлы башланып китә. Беренче итеп К.Тинчурин һәм К.Нәҗми бергәләп язган  “Булат бабай семьясы” дигән әсәр куела. Өчле һәм җиделе керосин лампалары яктысында куелган бу спектакльне авыл халкы зур кызыксыну белән карый.

          

            Бөек Ватан сугышы игълан ителүнең беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткә яраклы булган 1905-1918 елларда туган кешеләр  СССР Верховный Советы Президиумының 1941 ел, 22 июнь Указы нигезендә армиягә алына башладылар.  1941 елның 26 июнендә , бер көн эчендә, Шәледән армиягә 93 кеше озатылды. Авылның сугыш елларында кулына корал алган 481 ир-егете арасында илебезнең азатлыгы өчен җаннарын аямый сугышып утлы кырда ятып калган каһарманнар күп булды. Ватаныбызны дошманнан саклап калу өчен бер Шәле авылыннан гына да 272 кеше башын салды.

       1946 елда Шәле колхозлары арасында барган социалистик ярышта Вахитов исемендәге колхоз җиңүче булды.Ул дәүләткә ашлык тапшыру планын тулысынча үтәде.

    Савым сыерларны күбәйтү бигрәк тә игътибар үзәгендә булды .Һәр сыердан сөт савып алу да күбәйде. Кырчылык, терлекчелек һәм колхозның башка тармакларының бу еллардагы үсеше колхозга зур табыш китерде. 1953 елда ук Вахитов исемендәге колхоз миллионерлар рәтенә басты.

    1960 еллар башында мәшһүр рәссам Харис Якупов Шәле авылында биш җәй буе иҗат иткән . Һәм ул үзенең Вахитов исемендәге колхоз алдынгыларына багышланган сәнгать әсәрләрен “Көчле кешеләр “ дип атаган.    

1960-1970 елларда Шәле авылында больница, пекарня, Казанның “Кызыл күнче” берләшмәсе филиалы һәм башка көнкүреш предприятиеләре барлыкка килә.

   Вахитов исемендәге колхозның башкалабыз Казанга якын булуы  биредә яшелчәчелек, бәрәңге җитештерүне арттыру өчен стимул тудыра.  Казан-Чаллы автомобиль магистраленең Шәле яныннан үтүе шәһәр белән элемтәне тагын да яхшыртты. Һава шартларының нинди булуына карамастан, шәһәрне авыл хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итү өзелми.

       Авылыбыз көннән-көн матурая . Зур, мәһабәт йортлары белән дан тота.

                 

 

           

 

 

 

 

 

 

 

          

                                                                   

 

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz