С О Ң Г Ы     З В О Н О К

        

         

  

 Хушлашу.

Уйнап,болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабый чак.

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәдән сорап куйдым :

- Кая ага икән бу сулар?

Балачагым җәйге йомшак җилдәй ,

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

-Дәү булдың ич, китәм,- диясең

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта  беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле тагын бер язга!

 

Балачак хыяллары.

Салават күпере сыман

Калса да балачагым.

Гомерем буена тоям

Озатып барачагын.

Кайчак тирән уйга  талам

Карыймын да кайрылып,

Балачагым хыялыннан

Калмадыммы аерылып.

Әй татлы да,канатлы да

Балачак хыяллары.

Балачакның хыяллары

Канатлар куяр әле.

Салават күпере сыман

Калса да бала чагым.

Гомерем буена тоям

Озатып барачагын.

1.Барыбызга бер генә

Белмим ничек өлгерә?

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ минем әнием шикелле.

Шат йөзле укытучым,

Күңелемә иң якын кеше

Ул шуның өчен.

Ул минем укытучым.

 

2.Шатлыгыма сөенә,

Кайгым булса- көенә.

Көн дә белем өләшеп

Илтә белем иленә

Кадерле укытучым.

Аннан галим беркем дә юк сыман,

Шуның өчен ул минем укытучым.

 

3.Ясамадыгыз Сез зур ачышлар,

Менгәнегез юк галәмгә дә,

Сез бары тик гади укытучы –

Хезмәт итәсез шушы гамәлдә.

 

4.Эш коралы гади - акбур гына ,

Бик катлаулы, ләкин , тирәлек:

Утыз бала-димәк ,утыз пар күз

Җавап көтә Сезгә төбәлеп.

“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”җыры

башкарыла.

 

5.Сез гади бер укытучы булып

Хезмәт итәсез бүген тормышта.

Һәр укучыгыз – язылмаган роман,

Һәр дәресегез – маяк тормышта.

6.Кыр да иген иксәм дә ,

Галим булып китсәм дә

Ул булыр гел уемда,

Маяк булыр юлымда,

Сөекле укытучым.

Аңарга мин бурычлы шуның өчен

Ул минем укытучым.

7.Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа ,Укытучым!

8.Дөнья безне алга дәшә,

Ә сез безгә гел янәшә,

Тәүге хәреф танытучы,

Рәхмәт Сиңа, Укытучым!

 

9.Укытучы дәрес бирә

Тормышта юл салган кебек.

Әллә шуңа дөнья миңа

Гел яктыра барган кебек.

 

10.Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

 

11.Кош баласы канат белән туа,

Һаваларга менеп югала.

Кешеләр дә кош баласы кебек

Үз язмышын эзләп юл ала.

Төрле якка китәр юлларыбыз

Онытмыйк без яшьлек юлларын,

Ерак еллар аша искә алыйк

Шушы саубуллашу җырларын.

“Кыңгыраулы мәктәп еллары”җырлана.

12.Очар кошлар күкне сагынгандай

Ашыктың син һәр көн мәктәпкә.

Аңлаттың син тормыш, яшәү фәнен,

Өйрәттең син фәкать әдәпкә.

Һәрчак яндың яшьлек дәрте белән,

Күзләреңнән очкын чәчелде.

Еллар гына эзсез үтмәде шул  - 

Көмеш карлар сипте чәчеңә.

13.Белем иле ни өчендер миңа серле       урман кебек,

Ә  юллары  кызыктырып гел чакырып тора кебек;

Уңдагысы, данлы эшче булыйм дисәң,                әткәң кебек, энем,

Менә шул юлдан кит син диеп әйткән     кебек,

Сулдагысы  -  миннән китсәң врач  

         булырсың , дигән кебек,

Өченчесе  - иң зурысы, бүтән киңәш 

       биргән кебек,

Сукмакларын әйткән дә юк  - мең

        тармаклы имән кебек,

Ялглыш китсәм берсеннән

Кире чыга белмәм кебек..

 

 

14.Гомеремнең тәүге язларыннан,

Әткәм-әнкәм белән янәшә,

Берәү яши һаман күңелемдә,

Үткәннәрдән кайтып эндәшә.

Дәреслекне ачкач, аптыравым,

Нәүмизләнеп каушап калуым.

Хәтеремдә аның әкрен генә

Иңнәремә кулын салуы...

15.Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр ясарга.

Күзәтте ул һаман гомерем юлын ,

Ялгышларым  булса, төзәтте.

Хезмәт  яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры башкарыла.

 

16.Безнең алда олы сынау тора

Без  торабыз юллар чатында.

Безнең алда төрле юллар ята

Төрле якка юллар чакыра.

Без укыган шушы мәктәпләрдән

Укып чыккан күпме белгечләр.

Алар саны артыр безнең белән,

Безне көтә алда күп эшләр.

17.Синең хушлашканда дулкынланабыз ,

Сау бул инде мәктәп, сау бул мәктәп - 

             Газиз анабыз.

Талпына безнең күңелләр,

Бер сүзне кабатлый телләр –

Мең рәхмәт ,

Мең рәхмәт, кадерле мәктәп!

18.Яратты һәр укытучы баласы кебек,

Үстерде безне бакчаның алмасы кебек.

Очып киткәч ояларын

Онытмый кошлар,

Без дә шулай бер кайтырбыз,

Көтегез, дуслар!

Талпына безнең күңелләр,

Бер сүзне кабатлый телләр-

Мең рәхмәт ,

Мең рәхмәт, Кадерле мәктәп!

19.Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа юл яра гомер агышы..

Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

 

 

 

 

 

20. Мәктәп елларын онытмыйк , дуслар,

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы  җыр булып колакта чыңлар.

Саубуллашу вальсы”җыры башкарыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz