Мәктәбем-юл башым

       

Кешелек яши башлаганнан бирле Остаз-укытучы һәм Мәктәп булган. Булган, булды һәм күк йөзендә Кояш яктыртып  торганда булачак.

       Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы Укытучыга һәм Мәктәпкә бәйле. Мәктәптән чыккан нурлардан бөтен җир шары җылынып тора шикелле.   Безнең барлык уңышларыбыз һәм хаталарыбыз мәктәп сукмагыннан башлана. Тормышта бар яктылык аңардан – Хакыйкатькә, Зирәклеккә, Яхшылыкка, Туганлыкка, Тынычлыкка өйрәткән Мәктәптән башлана.

         Шәле урта мәктәбенең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, 1773-1775 нче еллардагы крестьяннар восстаниесе чорында ук Шәледә мәчет-мәдрәсәләр булуы мәгълүм. Революциягә кадәр Шәледә 2 мәчет һәм алар каршында 2 мәдрәсә эшләп килүе билгеле.

   “Шәле таңнары” китабында да (авторлары: М.А. Мулюков, З.З. Мифтахов. Казан, ТКН, 1977 ел) революциягә кадәр Шәледә 2 мәдрәсә булуы турында искә алына. Картларның әйтүенә караганда, аларның берсе 1870 нче елда ачылган.

      1870 нче елда Питрәч районы Шәле авылына (элеккеге Лаеш өязе) Камскидан мулла Гобәйдулла Вәли килә һәм мәдрәсә ачып җибәрә. Мәдрәсәгә Лаеш, Балык бистәсе, Питрәч һәм башка авыллардан укырга киләләр. Революциягә кадәр мәдрәсәдә хәлфәләр укыта: Шакир хәлфә, Шакиров Гәрәй, Хөснетдинов Рәхмәтулла һ.б.

      1917 нче елда мәдрәсә башлангыч мәктәпкә әйләнә. Аның җитәкчесе итеп Нәҗмиев Кәрим билгеләнә. Мәктәптә Нәҗмиев Кәрим, Шакиров Гәрәй Шакир улы, аның тормыш иптәше Мәликә Гайнетдин кызы Шакирова, Әхмәтҗанов Җиһангир, Хәбибуллин Гатаулла һәм Сабитова Хәдичәләр укыта.

        1929 нчы елда Питрәч районының Арышхазда авылыннан алпавыт Корсаковның өен Шәлегә алып кайталар һәм мәктәп бинасы төзиләр.

          1930-33 нче уку елында беренче чыгарылыш була. Мәктәпне 13 кеше тәмамлый. Алар арасында Гайсаров Гали Сафа улы, Зарипов Габдулла Зариф улы, Камалиев Габдрахман Җәләли уллары да була. Алар үзләренең бөтен гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар.

       1937-38 нче уку елында мәктәп урта мәктәпкә әйләнә.    

       1937 нче елда Таһиров Шәйхетдин мәктәп җитәкчесе булган чорда 2 этажлы мәктәп бинасы төзелә.  Хәзерге вакытта бу бина юк. 1940 нчы елда урта мәктәпне 5 кеше тәмамлый.

       1967 нче елда Шәле мәктәбенең кирпеч бинасы төзелеп бетә. Анда 12 класс - кабинет, зур спортзал, ашханә бүлмәләре урнашкан. Бүгенге көндә бу бинада башлангыч сыйныфлар белем ала.

       1975 нче елны Люткино авылының агач мәктәбе Шәлегә күчереп салына. Ул мәктәп башлангыч класслар өчен укуга яраклаштырыла һәм 1976 нчы елны беренче укучыларын кабул итә. Хәзерге көндә бу бина сүтелде. Иске мәктәп биналары сүтелү сәбәпле, җирле үзидарә бинасы мәктәп итеп үзгәртелә.

     1996 нчы елның 24 нче апрелендә  мәктәп ачыла һәм беренче укучыларын кабул итә.  Яңа мәктәп төзелү сәбәпле бу бина ябылды.

          2003 нче елның 4 нче октябрендә Шәле авылында 198 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачыла. Республика җитәкчелеге мәктәпкә микроавтобус бүләк итте. Хәзерге вакытта бу ике катлы мәктәптә 5-11нче сыйныф укучылары белем ала. Монда якты, уңайлы 20 сыйныф бүлмәләре, яхшы җиһазландырылган сорт залы, ашханә, компьютер кабинеты, кызлар һәм малайлар өчен остаханәләр урнаштырылган. Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 45 укытучы һәм 3 тәрбияче эшли.

Безнең мәктәптә хезмәт тәрбиясе югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң ир-егетләр күбрәк балта остасы, төзүче һөнәрен сайлыйлар. Авылда гына түгел, күрше районнарда да авылыбызның данлыклы балта осталарының хезмәтләре матурлыгы белән һәркемне сокландыра.

         Бүген күп кенә авылларда яшьләр китә, авыл бетә дисәләр дә, Шәледә бөтенләй икенче вәзгыять – ел саен яңа йортлар калка. Югыйсә, инде ничә еллар эшсезлектән интеккән халык күптән шәһәргә күченеп бетәргә тиеш иде кебек. Әмма Шәле халкы җиде чат ераклыкка барып эшләсә эшли, нигезен ташлап китми. Шәленең балта осталары якын-тирәдәге шәһәр-авылларга яхшы таныш. Йортлар салып остарып беткән ир-атларның төп кәсебенә әверелде бу һөнәр. Балта осталары арасында агачтан ясалган ишек, тәрәзә, урындык, өстәл, киштәләр эшләүче бертуган Зөбәеровларны белмәүчеләр сирәктер. Аларга шәһәрдән заказ бирүчеләр күп икән.Чөнки шәһәрдә эшләнгән ишек-тәрәзәләр нык, сыйфатлы булмый. Зөбәеровларның хезмәте күпкә югары бәяләнә.    Зөбәеровларның уртанчысы Хөснулла абый картина эшмәкәрлегенә бирелгән. Ул рәсемнәр эшләп сата.Төпчек туганнары Гыйният агачтан гына түгел металлдан да авыл җиренә кирәк-яраклар эшли. Аның сука, чапкыч, арба, рәшәткәләрен күрше авылларга да алып китәләр.

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz