Көчле кешеләр галереясы

Халыкның булганлыгы танылган рәссам Харис Якуповны да хәйран калдыра. Шулай булмаса, Шәле хезмәтчәннәре турында зур цикл языр идемени ул?! “Ирешелгән уңышларымның күбесе “Шәле картиналары” өчен”, - ди бит рәссам. Сыер савучылар, көтүчеләр турындагы картиналар дөньяның кайсы гына почмагында булмады икән?! “Көчле кешеләр” героинялары Марзия, Фәүзия, Сәкинә апалар ярты гасыр элек Харис Якуповның ничек картина ясавын бүгенгедәй хәтерли. “Эш калдырып йөрмәгез инде дип сүгә идек үзен”, - диләр. “Көне буе басып торып булмый бит инде, минем күлмәкне киеп сеңлем дә төште”, - ди Фәүзия апа. Харис Якупов геройлары бүген дә ахирәт дуслар әле.       

                                                                    Әбием - горурлыгым.

                                                                                                        Кеше җирдә торса торсын,
                           Эзе калсын тирән булып.

                           Үзе үлсә, эше калсын

                            Мең яшәрлек имән булып.

                                                           М. Җәлил

М. Җәлилнең бу шигъри юлларын укыгач, минем әбием Шагвалиева Мәрзияне күз алдында тотам.

      Җир йөзендә үзләренең күркәм эшләре, тормыш юллары белән сокландыра торган кешеләр байтак. Аларга карап сөенәсең, кылган изге эшләре белән горурланасың. Минем әбием шулардан. Әбием безгә үзенең балачагы, яшьлек еллары, хезмәттә үткән көннәре турында сөйләргә ярата. Менә ниләр сөйли ул безгә:   - Минем тормыш юлым әни - әтиле үскән балаларныкыннан мең өлеш аерылып тора. Балачагым, тормыш юлларым сугыш чорында узды. Әтием 1941елны сугышка китте. Ә мин, ул вакытта нибары 5 яшьтә генә идем, энем-  3 яшьтә.

           Әтиемне сугышка озатканым әле дә хәтеремдә. Әтиемне озата барганда миндә бары бер генә уй иде, ул да булса, сугышларны тәмамлап, әтием янәдән безнең янга кайтыр кебек иде. Ә без әтиемнән киләсе хатларны гел көтеп кала идек.1941 елның бер аенда һич тә көтмәгәндә хат белән кайгылы хәбәр килде. “Кайтыр әле” -  диеп көткән әтием белән мәңгегә саубуллашырга туры килде. Инде менә мин яртылаш ятим калдым. Сугыш авырлыгы, олы хәсрәттән 1951 елның 24 нояберендә әнием дә вафат булды.                   
         Без хәзер әнисез дә, әтисез дә ятим калдык. Ә бу вакытта миңа нибары ундүрт яшь кенә иде, энемә  унбер яшь. Шул вакыттан инде без әби – баба кулында калдык. Алар олы яшьтә булу сәбәпле, барлык эш минем җилкәгә төште. Иптәш кызларым-ның әниләре белән мин болынга ат колагы җыярга бара идем. Ул ат колагын ашарга җыя идек. Ат колагы белән генә туклану түгел әле, бәрәңге, кычыткан яфракларын, алабута орлыкларын һәм черек бәрәңгеләр белән тукланырга туры килде.
        Үземнең ятимлектә үсүемә бер дә зарланмадым, ләкин башка балалар “Әни - әти” – диеп торганда, минем дә аларга кызыгып ”Әни - әти” – диеп  әйтәсем килгән көннәр күп булды.

        Әби – бабай мине ат арбасына утыртып, Бырыс кырына алып барып, урак урырга өйрәттеләр. Урак урып, иген җыелып беткәч, эскертләргә өеп куйгач, мин, шул кырга чыгып, җир өстендә калган башакларны җыя идем. Аның белән генә бетми әле, кулларны талдырып, кул тәгермәнендә арыш тарта идек. Соңыннан, ул он булгач, ат колагын кушып, күмәч пешерә идек. Бу безнең өчен бик тә зур, шатлыклы табыш иде.

       Яшьләр үзгәрде, көч кереп киткән кебек булды. Эшкә ияләшкәч, эшләве дә җиңелерәк булып тоелды.Эшкә остаргач, мин алты ел бригадир ярдәмчесе булып эшләдем. Иртүк торып һәр көн өй саен эшкә әйтеп йөрдем. Йөзәр кешегә урак урырга җир бүлеп бирә идем. Соңыннан биш ел пикәрнидә ипи салдым. Шул вакытта Шагвалиев Габделхак абыйның хатыны өч баласын калдырып үлеп китте. Габделхак абый балаларын ялгыз тәрбияләүдән авырыксынып мине үзенә хатынлыкка алды. Мин үзем “әни” дип әйтергә тилмереп яшәгәч, бу балалар да ятим булмасын дип, аңа өч бала өстеннән хатынлыкка килдем. Бу өч баланы туендырыр өчен, миңа тагын да ныгырак тырышырга туры килде. Пикәрнидәге эшне ташлап, сыер саварга эшкә урнаштым.

        1961 елда колхозга танылган рәссам Харис Якупов килде. Без “Игенлек” лагеренда сыер савабыз. “Көчле кешеләр” картинасының төп геройлары – без Вахитов колхозы сыер савучылары. Бүгенге көндә бу картина Мәскәүдә Третьяков галереясендә урын алган. 1962 елда Харис Якупов кабат килде. Сабантуй көннәре иде. Харис абыйның шоферы безнең тормышны күргәч, елап җибәрде. Габделхак белән икебезнең тагын 3 уртак балабыз туды. Шулай итеп 6 баланы туендырыр өчен көнне төнгә ялгап, туган колхозыма хезмәт иттем, бер авыр эштән баш тартмадым. Лаеклы ялга чыкканчы сыер саудым. Тырыш хезмәтем бушка үтмәде. Җитәкчеләрдән рәхмәт сүзләре ишеттем, зур бүләкләр белән бүләкләндем. Балаларым (алтысы да) минем таянычым булды, өйдә дә, фермада да гел ярдәмчеләрем иделәр. Хәзер һәркайсысының үз тормышы. Ялларда, бәйрәмнәрдә без гел бергә - өй тутырып бәйрәм итәбез. Алар мине кадерли, хөрмәт итәләр. Хәзерге көнемә мең шөкер. Һәркемгә шушы матур тормышта яшәргә насыйп итсен.    Әбиемне балачактан ук әби-бабасы дини рухта тәрбияләгән. Бүгенге көндә ул авылымның мөхтәрәм кешесе – Коръән табынында кадерле кеше. Бер генә Коръән ашы да әбиемнән башка үтми.

          Иң якын, кадерле кешем син, әбием! Өебезнең яме син. Күпме сикәлтәле юллар үтсәң дә, син һаман яшь, шат күңелле, мөлаем. Һәрберебезгә  җылы назыңны тигез бүлгәнсең, оныкларыңны да иркәләргә, йөрәк җылыңны аларга бирергә дә вакытың җитәрлек синең.

          Барысы-барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әбием!                                      

                            А.Шәһвалиева, 11А сыйныф укучысы.

Hosted by uCoz