Гайнутдинов Илсур Зәйнетдин улы 1958 елның 22 февралендә Питрәч районы Шәле авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Зәйнетдин яшьли ятим калып, апасы кулында үсә... Урман каравылчысы булып эшли. Ләкин 40 яшьтә фаҗигале рәвештә вафат була. Илсур абый ул вакытта 1 нче сыйныфта гына укыган була. Әнисе Гайнутдинова Мәрзия 40 яшьтән биш бала белән тол кала. Мәрзия апа балаларына яхшы тәрбия биреп, аякка бастыра. Ләкин 60 яшь тә тулмый калып үлеп китә.
Гайнутдинов Илсур абый мәктәпне яхшы билгеләргә генә укый. Мәктәпне укып бетергәч, 1975 елда Казанга китә. Һәм төзелештә ташчы булып эшкә урнаша. 1976 елның язында армия сафларына китә. Армиядән хезмәт итеп ул туган ягына 1978 елның язында гына кайта. Шул елны ук Илсур абый Казанда үзәк банкта сак бүлегендә бер ел эшли. 1979 елда Марийско – посадский лесотехнический техникумында белем ала. 1982 елда Лаеш лесохозында ә 1990 елда Янтык урман хуҗалыгында урман мастеры булып эшли. 1990-2002 елларда Матюшино урман хуҗалыгының ярдәмчесе була. 2002 елдан хәзерге вакытка кадәр Матюшино урман хуҗалыгының урманчысы.
“Мәрзия” мәчете 2007 елның 7 нче сентябрендә 11 сәгатьтә ачылды. Мәчет салырга дип хыялын Илсур абый 4 – 5 ел күңелендә йөртә. Илсур абый әнисенә ничек авыр булуын күреп үсә. Һәм шуңа күрә рәхмәт йөзеннән, әнисе хөрмәтенә мәчет салдырырга уйлый. Хыялын чынга ашыра Илсур абый, Шәле авылында мәчет салдыра. Һәм аңа “Мәрзия” дигән исем бирә. Аның әнисен мәңгеләштереп калдырасы килде. Һәм ул хыялын тормышка ашырырга уйлый. Туганнары белән киңәшләшеп, мәчет сала. Мәчетне Илсур абый бер ел эчендә өлгертте.
Мәчет ачу тантанасына бик күп кунаклар: Россия мөфтиләре Советы рәисе, Россиянең Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе мөфти – шәех, Шәледә туып – үскән Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, районыбызның күрше авылларыннан да бик күп килделәр.
Мәчет ачылуга бөтен Шәле халкы ап–ак яулыклар һәм түбәтәйләр киеп, мәчеткә килгәннәр иде. Мәчет ачылу тантанасы бик зур бәйрәм булып истә калды!
“Мәрзия” мәчете бүген үзенең күркәмлеге, мәһабәт манарасы белән әллә каян балкып тора. Аның ишеге изгелек эшләүчеләргә һәрвакыт ачык!
Илсур абыйга бу зур изге эшләре өчен бик зур рәхмәт!