Авылымда кеше язмышлары

Шәле авылы сугыштан соң күтәрелә, үсә. Сугыштан кайткан ирләр колхозны ныгыту өчен бар көчләрен куеп эшлиләр: колхозларны берләштерәләр, бу эре хуҗалык белән җитәкчелек итү өчен колхоз производствосын яхшы белгән, оештыру, җитәкчелек  сәләте булган, колхозчылар белән эшли алырдай кеше кирәк була. Бу- Гатаулла Таҗиев.

            Г.Т.Таҗиев,  сугышка  кадәр  колхозның  төрле  тармакларында  эшләп,  үзен  оста  оештыручы  итеп  күрсәтә  алды.  Башта  гади  колхозчы,  аннан  бригадир,  кладовщик,  колхоз  кассиры  вазифаларын  үтәде.  1942  елда Вахитов  исемендәге  колхоз  председателе  булып  сайланганнан  соң,  Г.Таҗиев  бу  яңа  эшне  дә  тиз  үзләштерә  алды  һәм  зур  хуҗалык  белән  җитәкчелек  итә  алуын  күрсәтте.  Колхоз  председателе  булып  ул  17  ел  эшләде.  Бу  дәвер  эчендә  Г.Таҗиев  Бөтенсоюз  авыл  хуҗалыгы  күргәзмәсенең  алтын,  көмеш  һәм  бронза  медальләренә  лаек  булды. Ул  берничә мәртәбә  Мактау  грамоталары  һәм  медальләр  белән  бүләкләнде.

 

                                                 1959 елдан колхозны җитәкләү Сафин Ф. Ә. йөкләнә.                                                

Фәйзерахман  Әхмәтҗанович  Сафин  колхоз  председателе  булып  1959  елда  эшли  башлады.  Ә  аныңчы  зур  һәм  катлаулы  тормыш  юлы  үтте.  Унике  яшендә  үк  колхоз  кырларында  сука  сукалады,  көтү  көтте. Унөч  яшьтән  бригадир  ярдәмчесе  булды.  1944  елда  Кызыл  Армия  сафларына  алынды,  Бөек  Ватан  сугышында  катнашты.  Кайткач,  Шәле  урта мәктәбенә  хәрби-физик  хәзерлек  укытучысы  итеп  җибәрделәр.  Ә  инде 1959  елда  Вахитов  колхозы  җитәкчесе  итеп  сайланды.  Фидакарь  хезмәте өчен  хөкүмәтебез  Ф.Сафинны  күп  мәртәбәләр  орден  һәм  медальләр  белән  бүләкләнде.  Аның  күкрәген  Ленин  ордены,  Хезмәт  Кызыл  Байрак   ордены  һ.б.  бизи. 

        

Колхоз үзенең яшәү чорында бик күп алдынгы колхозчылары белән танылды. Шундыйларның берсе- сыер савучы Мәрфуга Шәйхиева.

         Шәйхиева  Мәрфуга  апага  сыер  савучылар,  авылдашлары  арасында үзенең  эш  сөючәнлеге,  тыйнаклыгы,  кешелеклелеге  белән  тиңнәр  булмый  дисәк  тә  ялгышмабыз.  Кырык  ел  буе  колхоз  сыерларын  сауган  ул. Бу  вакыт  эчендә  Мәрфуга  апа  куллары  күпме  тонна  сөт  сауган!  Кайчан  гына  әле  һәр  сыердан  елына  берәр  мең  килограмм  сөт  алу  да  нинди  зур  шатлык,  зур  бәхет  иде.  Аннан  соң  2,  3  мең!  Алдынгылар  сафында  һәрвакыт  Мәрфуга  апа  барды.  Озак  еллар  эшләү  чорында  ул  ничә  буын  сыер  савучылар  тәрбияләп  үстерде.  Аның  шәкертләре  бик  күп  булды.

         Аның  хезмәтен  Ватаныбыз  югары  бәяләде.  СССР  Верховный  Советы  Президиумының  1975  ел,  10  февраль  Указы  белән  Вахитов  исемендәге  колхоз  сыер  савучысы  Мәрфуга  Шәйхи  кызы  Шәйхиевага  Социалистик  Хезмәт  Герое  дигән  мактаулы  исем  бирелде.  Аңа  Ленин  ордены, “Урак  һәм  чүкеч”  алтын  медале  тапшырылды.  Аның  күкрәген  ике  Ленин  ордены,  медальләр  һәм  алтын  йолдыз  бизәде.

        

 

Колхозда  озак  еллар  буена  сыер  савучы  булып  Хәлимә  Гыйбашева  эшләде.  Һәм  гомер  буе  шушы  эшеннән  аерылмады.  Сугыш  һәм  аннан  соңгы  елларда  сыер  саву,  терлекләр  карау  иң  авыр  эшләрнең  берсе иде.  Терлек  абзарларының  төзек  булмавы,  малларга  азык  җитмәү,  чиләк белән  су  ташу – болар  барысы  да  күп  көч  түгүне  сорый  иде.  Шуңа  да  карамастан  Хәлимә  апа  эшен  ташламады.  Намуслы  хезмәте  өчен  1966 елда  СССР  Верховный  Советы  Указы  нигезендә  ул  Хезмәт  Кызыл  Байрак  ордены  бүләкләнде.  Аның  почетлы  бүләкләре  арасында  медальләр, РСФСР  һәм  ТАССР  Верховный  Советылары  Президиумнары  грамоталары  да  бар.  Хәлимә  Гыйбашева  Шәле  авылы  һәм  Питрәч  район  Советлары  депутаты  булды.

 
Hosted by uCoz