Шушы яктан, шушы туфрактан без.
Октябрь аеның матур, кояшлы көнендә Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә зур бәйрәм узды. Ул “Шәле авылы тарихы” музеен ачу көне иде. Бу көнне без зур түземсезлек белән көттек, чөнки музейның яңа мәктәп бинасында ачылуы безнең өчен бик зур шатлык булды. Шәле кебек зур авылның тарихы белән кызыксынган Питрәч муниципаль район хакимияте башлыгы Насыйбуллин Шәйхулла Галимулла улының ярдәме белән музеебыз хәзерге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылды.
Музей ачу тантанасына бик күп кунаклар килгән иде. Авылдашыбыз, Россия мөселманнарының Ауропа өлеше Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, Питрәч муниципаль район хакимияте башлыгы Насыйбуллин Шәйхулла Галимулла улы һәм Шәле авылыннан чыккан күренекле шәхесләр . Без олы кунакларны ихтирам белән каршы алдык.
Кичәбезне 10 нчы сыйныф укучылары Роза Шәрипова һәм Салават Нәҗмиевлар башлап җибәрде. Сүз мәктәп директоры Хәсәнова Минзифа Гыйльми кызына бирелде. Ул кунакларны мәктәп тормышы белән таныштырды. Музей һәрвакыт шушы яктан, шушы туфрактан чыккан шәхесләребезне үзенә тартып торсын .
Равил Гайнетдингә сүз бирелгәч, зал тынып калды. Равил хәзрәт барлык кунакларны, укытучыларны, укучыларны музей ачылу тантанасы белән котлады. Укучыларга гыйлем алуда, үрнәк, тәртипле булуда уңышлар теләде. Авылдашыбызның матур, аһәңле тавышы барыбызны үзенә җәлеп итте. Без Равил хәзрәт белән горурланып куйдык.
Равил Гайнетдин чыгышында 1966 нчы елда Шәле урта мәктәбен тәмамлавын, үзенең беренче укытучысы Мәдинә апа, сыйныф җитәкчесе Матюшкин Семен абыйлар турында да искә алды, аларга үзенең олы рәхмәтен белдерде.
Авылдашыбыз Равил хәзрәт шундый олы кеше булырмын дип күз алдына да китермәгәндер, әлбәттә. Әмма үсү юлы, омтылыш- максатлары аны Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе дәрәҗәсенә җиткерде. Менә кемнәр белән данлыклы безнең Шәле авылы, чөнки шушы яктан, шушы туфрактан ул!
Музеебызга Равил хәзрәт Гайнетдин бик күп бүләкләр дә алып килгән: үзенең юбилее хөрмәтенә чыгарылган альбом . Ә иң зур бүләк ул- гает бәйрәмнәрендә, төрле мәҗлесләрдә кия торган чалма һәм чапан. Бу безнең музей өчен иң кадерле истәлек булды.
Питрәч муниципаль район хакимияте башлыгы Насыйбуллин Шәйхулла Галимулла улы музей ачылу тантанасы белән котлады һәм бүләк итеп келәм тапшырды.
“Шәле авылы тарихы” музеен ачу иң кадерле кунакларга тапшырылды. Кызыл лентаны кискәч, кунаклар музейга узды. Аларны Шәле авылының үткәне, бүгенгесе белән мәктәп укучылары таныштырды. Укучыларның чыгышлары Равил хәзрәткә шулкадәр ошады ки, ул аларга аерым игътибар белән мөрәҗәгать итеп, рәхмәт әйтте.
“Шәле авылы тарихы” музеен ачу тантанасына ерак араларны якын итеп авылдашларыбыз да кайткан иде.Казан дәүләт университеты доценты Илдус Сафин, язучы- сатирик Камил Кәримов, Татар дәүләт җыр һәм бию солисты Илнур Нуриев, журналист Алсу Хәсәновалар һ.б. Алар да безнең музейга буш килмәгәннәр, бүләкләр алып килгәннәр.
Музеебызны оештыруда һәм ачуда матди ярдәм күрсәткәннәре өчен Питрәч муниципаль район хакимияте башлыгы Шәйхулла Галимулла улы Насыйбуллинга, эшмәкәрләр Йолдыз Госман улы Гайнетдиновка, Ислам Сәлим улы Бәйрәмовка, “Шәле Рацин” хуҗасы Назыйм Казыйм улы Вафинга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
“Шәле авылы тарихы” музее җитәкчесе,
тарих укытучысы Мөхетдинова Рәсилә
Мәгъсүм кызы.