Шәле гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нчы А сыйныфы укучысы Гайсаров Ленарның язмаларыннан...

      Шәле таңнары... Еллар үтә, һәр ел тарихка үз эзен калдыра.еллар көннәрдән тора,ә һәр көн таң белән башлана.

  Шәледә революциягә кадәр үк ике мәдрәсә эшләп килгән.Картларның әйтүенә караганда, аларның берсе 1870 нче елда ачылган.1917 нче елда яңа совет мәктәбе эшли башлый. Аның беренче укытучылары минем карт әби –бабам Шакиров Гәрәй һәм Мәликә була.Алар аңа кадәр дә иске мәдрәсәдә мөгаллимлек итәләр.Гәрәй бабам күп укыган, дөньяны күп күргән.Гасыр башында ук ул,мөгаллимлеккә имтихан биреп,таныклык ала.1905 елда авыл баларына хисап укыта башлый.Үзе җәгъфәриясен дә, тарих-хисабын да укыган, астрономия белән дә азмы-күпме таныш булган.Кызганыч, ГУЛАГ ачысын да татый. Ак диңгез-Балтыйк каналын төзегән,лагерьларда югары математека нигезләрен өйрәнә. Алгебра һәм геометрия кебек төгәл фәннәрнең катлаулы мәсьәләләрен чишү юлларын оста белгән.Бөтен хыялы- балаларын укытучы итеп күрәсе килә.Хыялы тормышка аша, ләкин балаларының хезмәт җимешен генә күрә алмый. "Халык дошманы” тамгасын алып, ГУЛАГ төрмәләрендә 1944 елда үлә.Шуңа да бабамның бер генә фотосы да , документлары да сакланмаган. Гәрәй бабам 1905-1927 елларда авылда мөгаллимлек итә.Ул авылдашларына караңгылыктан яктыга чыгуда бик күп ярдәм итә.

    Әбием Шакирова Мәликә Гайнетдин кызы күрше Күн авылының зыялы нәселеннән .

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

   

 

            Әбием Шакирова Мәликә, бабам шикелле,1917 елның октябрендә  Лаешта Уезд Земствосының халык мәгарифе бүлегендә имтиханнар тапшырып, 2нче разрядлы башлангыч мәктәптә укытырга хокук биргән таныклык ала.

Шул көннән башлап гомеренң соңгысына кадәр  80 ел буе авыл халкына аң-белем тараткан.Әби белән бабам авыл халкына гарәп, кириллица хәрефләре белән язу таныткан, укырга –язарга өйрәткән. Авылымның бик күп ир һәм хатын –кызлары әби –бабамның шәкертләре. Әле бүген дә олы буын аларны хөрмәтләп искә ала.Таҗиева Зәйтүнә әби әбиемне гел мактау сүзләре белән искә ала, аңа һәрчак рәхмәт укый. Ләкин бабамның гына гомере озын булмаган. Игелекле эшен балаларына дәвам итәргә васыять итеп калдыра. Түбәндәге юллар аның төрмәдән олы кызы Зөйтүнәгә язган хатыннан: “Кызым, улым Мәхмүт, ничек кенә булса да, авыр булса да,читен булса да, тыры-шып укый күрегез.Укыган кеше беркайчан да югалмый...Тагын да күбрәк укып,яхшы урын тотуыгызны теләп калам...”

1937 нче елда Таһиров Шәйхетдин мәктәп җитәкчесе булган чорда 2 этажлы мәктәп бинасы төзелә. 1940 нчы елда урта мәктәпне 5 кеше тәмамлый.

 1967 нче елда Шәле мәктәбенең кирпеч бинасы төзелеп бетә. Анда 12 класс – кабинет, зур спортзал, ашханә бүлмәләре урнашкан. Бүгенге көндә бу бинада башлангыч сыйныфлар белем ала...

на главную

предыдущая

следующая

Hosted by uCoz