Мәктәбем йолдызлары

      Садыйков  Йосыф  Сафа  улы  Шәле  урта  мәктәбендә  күп  еллар  буе  химия  фәнен  укытты.  Ул  бик  пөхтә,  төгәл  кеше  иде.  Аны  укучылары  бик  яратты.  Хәзерге  вакытта  да  яратып  искә  алалар.  Йосыф  Сафич үзенең  белемнәрен  укучыларына  бик  теләп  аңлатты.  Аның  эшенең  нәтиҗәсе  район  һәм  республика  буенча  үткәрелгән  олимпиадалар  вакытында  ачык  күренде.  Хөкүмәтебез  укытучы  эшен  күрде  һәм  югары  бәяләде.  Садыков Й.С.ка  Татарстанның  атказанган  укытучысы  дигән  исем  бирелде.

       Абдрәхимова  Язилә  Харис  кызы.  Шәле  урта  мәктәбендә  татар  теле  һәм  әдәбият  укыта.  20  ел  дәвамында  мәктәпнең  укыту  эшләре  буенча  директор  урынбасары  булып  эшли.  1989  елда  ТАССР  Халык  мәгарифе  министрлыгы  соравы  буенча  Альберт  Яхин  төзегән  татар  әдәбияты  программасы  өстендә  эксперимент  алып  бара.  Мәктәптәге  иҗади  эшчәнлеге  өчен  аңа  Татарстанның  атказанган  укытучысы  дигән  исем  һәм  югары  категория  бирелә.  Пенсиягә  чыкканнан  соң  да  иҗат  белән  шөгыльләнүен дәвам  итә.  Хәзерге  вакытта  ул  шактый  гына  сандагы  китаплар  авторы  буларак  билгеле.  Аның  басылып  чыккан  китаплары  түбәндәгеләр:

1.     Хәтер  көне.  Әдәби-музыкаль  кичә.  КДТУ  нәшрияты,  2002.

2.     Исемең  матур  кемнәр  куйган.  Әдәби-муз. кичә.  КДТУ,  2002.

3.     Моң-Сара.  Әдәби-муз.  кичә.  КДТУ  нәшрияты,  2002.

4.     Әдәбият  дәресләрендә  мөстәкыйль  һәм  иҗади  эшләр.  Пермь  өлкәсенең  Барда  районы  типографиясе,  2002.

5.     Татар  теленнән  бәйләнешле  сөйләм  үстерү  дәресләре.  5 – 7 класслар.  Казан.  “Мәгариф”  нәшрияты,  2003.

6.     Татар  теленнән  бәйләнешле  сөйләм  үстерү  дәресләре.  8 – 11  класслар  өчен.  “Мәгариф”  нәшрияты,  2005.

7.     Татар  теленнән  мөстәкыйль  эшләү  өчен  күнегүләр.  5 – 7  кл.  “Мәгариф”  нәшрияты,  2005.

8.       Татар  теленнән  мөстәкыйль  эшләү  өчен  күнегүләр  8 – 9  кл.  “Мәгариф”  нәшрияты,  2005.

9.     Әдәбият  дәресләрендә  бәйләнешле  сөйләм  үстерү.  5 – 6  кл. “Мәгариф”  нәшрияты,  2007.

10.   Әдәбият  дәресләрендә  бәйләнешле  сөйләм  үстерү.  7 – 9  кл.  “Мәгариф”  нәшрияты,  2007.

11.   55  сочинение.  “Мәгариф”  нәшрияты,  2007.

12.   Мәхәббәт – мәңгелек.  Хикәяләр  җыентыгы.  “Мәгариф”,  2007.

Басылуда:

13.  Башлангыч  сыйныф  укучылары  өчен  мөстәкыйль  эшләү  өчен  күнегүләр  җыентыгы.  1 – 2  сыйныфларга.

14.   Башлангыч  сыйныф  укучылары  өчен  мөстәкыйль  эшләү  өчен  күнегүләр  җыентыгы.  3 – 4  сыйн.

15.  Башлангыч  сыйныфлар  өчен  диктантлар  җыентыгы.  

         Татарстанның  атказанган  укытучысы  дигән  исемнән  тыш  Язилә  Харис  кызы  1977  елда  РСФСРның  Почет  грамотасы,  1991  елда  ТАССР ның  Почет  грамотасы   белән  бүләкләнә.  Аның  эшчәнлеге  турында  төрле  елларда  газеталарда  язып  чыгалар: район  газетасы  “Алга”  да   (1990,  1994,  2006,  2007),  “Мәдәни  җомга”да  (2004),  “Мәгърифәт”тә  (2004),  “Татар  иле”ндә  (2005).

             Зарипова  Мөслимә  Гариф  кызы.  Сабыр  холыклы,  түзем  Мөслимә апа  башлангыч  сыйныф  укучыларына  армый-талмый  белем  бирә. Һәрберсенә  индивидуаль  якын  килә,  киңәшләрен  әйтә,  ярдәм  кулы  суза.  Әти-әниләрен  бала  тәрбияләү  серләренә  төшендерә.

         1971  елда  тырыш  хезмәте  өчен  Мөслимә  Гариф  кызы  Почет  билгесе  ордены  белән  бүләкләнә.  Аннан  тыш  бик  күп  мактау  кәгазьләре,  медальләре  дә  бар.  Мөслимә  апаның  укучылары  арасында  табиблар, укытучылар,  юристлар,  хәрбиләр,  икътисад  белгечләре  һәм  башка  һөнәр  ияләре  күп.  М. Зарипова  1977  елда  лаеклы  ялга  чыга.

              Әхмәтшин  Мансур  Фәйзерахман  улы.  Мансур  абый  1954  елда  хәрби  училище,  1960  елда  финанс-экономика  институтының  хәрби  факультетын,  1970  елда  югары  партия  мәктәбен,  1973  елда  Казан  дәүләт  педагогия  институтының  тарих  факультетын  читтән  торып  тәмамлый. 1943  елда  Шәле  тулы  булмаган  урта  мәктәбен  бетерә.  Укып  бетерүгә  төрле  эшләрдә  эшли:  уку  йорты  мөдире,  трактор  бригадасында  учетчик,  аннары  мәктәптә  өлкән  пионервожатый.  1945-1949  елларда  комсомол  оешмасын  җитәкли.  1949  ел  ахырында  Совет  Армиясе  сафларына  алына  һәм  шул  елдан  башлап,  өзлексез,  1982  елга  кадәр  хәрби  хезмәттә  була.  Гади   солдаттан  полковник  дәрәҗәсенә  күтәрелә.  Курсанттан  башлап,  барлык  вазифаларны  да  башкара.  Соңгы  эш  урыны  Мәскәүдә  Хәрби-политик  академиядә  (МТО  буенча  академия  начальнигы  урынбасары)  була. 

         1982-1986  елларда  СССР  Фәннәр  Академиясенең  Үзәк  экономика-математика  институты  директорының  урынбасары  булып  эшли.  Ә 1986-1994  елларда  Авыл  хуҗалыгы  һәм  трактор-машиналар  төзү  министрлыгына  караган  институтта  өлкән  методист  эшен  башкара. 1994 – пенсиядә.

    

                                                                                                  

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz