Фарит Мухаметшин в Шалях



Гости, которые приехали на открытие музея.








“Шәле авылы тарихы” музеен ачу
Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хәсәнова Миңзифа Гильми кызы сүз ала:
Хөрмәтле кунаклар, авылдашлар, укучылар, укытучылар!
Бүген бездә чыннан да бик зур бәйрәм- тантана. Безнең музейны ачу тантанасына авылыбыз, районыбызның, республикабызның мактанычы булган Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше диния нәзарәте мөфтие-шәех Равил Гайнетдин кайтты. Равил хәзрәт безнең мәктәптә укыды, безнең укучы, безнең яктан ул, безнең туфрактан. Равил хәзрәт! Без сезнең белән чын күңелдән горур-ланабыз. Шушындый шәхесе булган мәктәпнең балалары тәртипле, эшчәннәр, тырышып укыйлар, чөнки мәктәп заманча җиһазландырылган. Укучылар ныклы белем алсыннар өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Мондый зур бүләкне безгә Шәйхулла Галимуллович ышанып тапшырды. Быелгы уку елында мәктәптә 356 укучы укый, аларга 43 укытучы белем бирә. Сигезе югары категорияле укытучылар. Узган уку елында мәктәбебез 1 миллионлык грандка ия булды, “иң матур мәктәп” дигән конкурста җиңүче итеп танылды. Бу уңышларга ирешүдә Питрәч муниципаль район башлыгы Шәйхулла Галимулловичның, укытучыларның , әти- әниләрнең һәм балалар сезнең дә өлешегез зур. Ә быелгы уку елын без инде “Шәле тарихы музеен” ачып җибәрүдән башларга булдык. Бу идеяне безгә башлап Шәйхулла Галимуллович әйттә, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды, киңәшләрен бирде. Сезгә Шәйхулла Галимуллович укучылар, укытучылар, авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Музей ачу тантанасына шатлыгыбызны уртаклашырга Равил хәзрәтне дә, авылыбыздан чыккан шәхесләрне дә чакырдык. Үз тамырларының кайдан икәнен белгән кеше генә үз авылын, районын, ватанын ярата, аның патриоты була.
Бүгенге көндә илдә патриот тәрбия- көн кадагына суга торган мәсьәлә. Патриотизмны сугыш кырларында батырлык күрсәтеп, күкрәгең белән атып торган амбразураны каплау дип кенә аңларга кирәкмәс. Патриотизм кечкенәдән авылыңны, районыңны, аның кешеләрен ярату, шул як шәхесләре белән горурлану, якташларың белән ярдәмләшеп яшәү дип аңлатыр идем мин.
Бу музей безнең укучыларны тәрбияләүдә, аларга тагы да зур этәргеч булыр дип ышандырып калам, чөнки шундый шәхесләре булган, Шәле укучылары, Шәле авылы, районы белән горурланып яшәрләр, үзләрен шушы яктан, шушы туфрактан икәнлекләрен мәңге онытмаслар.